news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда "Бөтенроссия кыр көне" Татарстанда июль аенда үтәчәк

Форум кысаларында, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү эшчәнлеге юнәлешләре буенча конференцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында "Бөтенроссия кыр көне" форумын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фикер алышуда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка җаваплы рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итәр министрлыкның матбугат хезмәте.

"Бөтенроссия кыр көне" Татарстанда 2017 елның 6-8 июлендә узачак. Форум кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү эшчәнлеге юнәлешләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр, тематик сессияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.

Күргәзмә мәйданчыкларында үз экспозицияләрен авыл хуҗалыгы техникасын, җайланмаларын, орлыклар, ашламалар, үсемлекләрне яклау чараларын җитештерүчеләр, шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы инновацион технологияләрен эшләүчеләр күрсәтәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100