news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда үзара салым җыю буенча референдумнар уза, 9 ил һәм 20 төбәктә татарча диктант язачаклар, татарстанлы Россиянең халык участковые булды.

 Татарстанда үзара салым җыю буенча референдум узмаган районнар билгеле – исемлек/ 14 муниципаль берәмлектә тавыш бирүчеләрнең саны 50 процентка тулмаган, ике җирлектә үзара салым җыюга каршы тавыш биргәннәр.

9 ил һәм 20 төбәк бөтендөнья татарча диктантында катнашачак/ Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру. 

Ислам өммәтендә эчке каршылыклар бар – Резеда Сәфиуллина/ “Күп очракта алар эшкә зыян китерә. Без уртак фикергә килү мөмкинлеген булдырырга теләдек”, - ди “Мөселман лидеры мәктәбе” турында Резеда Сәфиуллина.

Камал театрында Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәре буенча репетицияләр бара/ Спектакльнең премьерасы - 1, 2, 3 һәм 27 декабрьдә.

Татарстанлы Россия Халык участковые булды/ Рүзәл Гариповка бәйгенең төп призы — “УАЗ-Патриот” автомобиле тапшырылачак.

Казанда уртача хезмәт хакы 39 меңгә җитте/ Татарстанда уртача хезмәт хакы 2016 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 5,9 процентка үсте.

Чаллы бэби-боксында ике айлык бала калдырып киткәннәр/ Хәзерге вакытта сабый Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый.

Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде/ Сатып алучы кибеттән продукциянең сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын раслый торган документ таләп итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100