ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Икътисад

Казанда уртача хезмәт хакы 39 меңгә җитте

20 ноябрь 2017, 16:36

Казанда уртача хезмәт хакы 39 меңгә җитте Татарстанда уртача хезмәт хакы 2016 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 5,9 процентка үсте.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда эре һәм урта предприятие һәм оешмаларда уртача хезмәт хакы 39 меңгә җитте. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,8 процентка күбрәк. Бу хакта Казан шәһәре дәүләт статистика бүлеге хәбәр итә.

Татарстанда, тулаем алганда, 2017 елның гыйнвар — сентябрь айларында уртача хезмәт хакы 31389,8 сумны тәшкил иткән. Бу узган елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 5,9 процентка үскән дигән сүз. Әлеге мәгълүматлар Татарстан дәүләт статистика хезмәте материалларында  җиткерелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр