Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
20 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Актанышта Әлфия Авзалова музее ачылачак, Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан вузларына максатчан рәвештә кабул итәләр.
Халыкара күзәтүчеләр Татарстанда сайлауга югары бәя биргән / Республикада төрле оешмалардан 45 халыкара күзәтүче эшләде.
Көрәшнең асылын саклау өчен, спортчылар кагыйдәләргә төзәтмәләр кертергә кирәклеген әйтә / "Татар-информ"да көрәш спорты үсешенең яңа этабына багышланган матбугат конференциясе үтте.
Актанышта Әлфия Авзалова музее ачылачак / Әлфия Авзалова музееның фәнни концепциясе әзерләнә, ди Милли музей директоры урынбасары Светлана Измайлова.
Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар өчен тавышларны яңадан санау кирәк түгел, дип тапкан / Берткетмәләр төзүдә хаталар һәм тәңгәлсезлекләр ачыкланмавы бу карарга нигез булган.
Татарстан халкы җылылык өчен түләүнең суммасына ризасызлык белдерә / Республикада торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан "кайнар линия" ачылган.
Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов көрәшне сәнгать аша популярлаштыру мөмкинлеген әйтә / Татар көрәше Сабан туе, өчпочмак кебек үк татар халкының бренды, ди ул.
Ульяновск каласында быел зур Ифтар узачак / Чара 1 июнь көнне "Волга-Спорт" аренасында үтәр дип планлаштырыла.
Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан вузларына максатчан рәвештә кабул итәләр / Абитуриентларга таләпләр турында тулырак мәгълүмат белән югары уку йортларының рәсми сайтларында танышырга мөмкин.
Каюм Насыйри музеен ашыгыч рәвештә төзекләндерү таләп ителә - музей директоры / Рушания Шәфигуллина раслаганча, бина шактый таушалган, монда кунакларны кабул итәргә дә куркыныч.
Чаллыда халыкара дини конференциядә татар телен саклау мәсьәләсе күтәрелде / “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев бу татар телендә уза торган бердәнбер халыкара дини конференция, дип әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз