ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Җәмгыять

Татарстан халкы җылылык өчен түләүнең суммасына ризасызлык белдерә

20 март 2018, 13:44 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан халкы җылылык өчен түләүнең суммасына ризасызлык белдерә Республикада торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан "кайнар линия" ачылган.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстан халкын барыннан да элек счет-фактуралардагы җылылык өчен исәпләнгән сумма һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты борчый. Быел ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәгенә нәкъ менә шундый мөрәҗәгатьләр даими рәвештә килә. Бүген әлеге үзәкнең башкаручы директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан кайнар линия (236-29-97) эшли.

Шулай ук Төбәк иҗтимагый контроль үзәгендә күпфатирлы йорт милекчеләрен әлеге мәсьәлә буенча кабул итү оештырылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10