20 декабрьдән Казан — Дубай рейсы көн саен башкарылачак
Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында виза режимын гадиләштерү пассажирлар саны ике тапкыр артуга китерде.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 20 декабрьдән Flydubai компаниясенең Казан – Дубай рейсы көн саен башкарылачак, дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгына компаниянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Якын Көнчыгыш, БДБ һәм Европа илләрендә коммерция операцияләре буенча өлкән вице-президенты Джейхун Эфенди. Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында виза режимын гадиләштерү нәтиҗәсендә пассажирлар саны 50-60 процентка артты. Шул ук вакытта рейслар саны арту буенча Казан лидер булып тора, дип билгеләп үтте ул.
“Узган ел без атнага 3-4 тапкыр очтык, хәзер рейсларны икеләтә арттыру зарур. Пассажирлар агымы буенча Казан – лидерларның берсе. Гомумән, төрле авиакомпанияләрдән даими һәм чартер рейсларны да кертеп, Россиядән рейслар саны артты”, – дип сөйләде Эфенди.
Моннан тыш, өстәмә рейслар Россиядән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барлык юнәлешләрдә дә булачак, дип билгеләп үтте компания вәкиле. Казанда рейслар саны декабрь ахырыннан 5тән 7гә кадәр артачак.