news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады, Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларның 60 проценттан артыгы суктырылды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады / Әлеге мөбарәк бәйрәмебез һәрбер йортка шатлык, иминлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен, диелә котлауда.

Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программа булачагын әйтте / Программаның моннан алдагы версиясе авария хәлендәге торакның бер квадрат метрын 11 мең сумга сатып алу һәм социаль ипотекада катнашуны күздә тота.

Бәкер Акъегетов Пенза өлкәсе татар автономиясе рәисе вазифасыннан китә / Җиһанша Туктаров автономияне җитәкләргә ризалыгын белдергән.

Рафис Борһанов бүгенге заман педагогы ия булырга тиешле сыйфатларны әйтте / Республиканың яшь укытучылары белән очрашу Казанның 180нче гимназиясендә узды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия флагы көне белән котлады / Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 22 августта билгеләп үтелә.

Зөлфия Камалованың Казанда һәм Уфадагы концертында, нигездә, татар җырлары яңгыраячак / Җырчы Австралиядән иҗатташ дуслары белән килә.

Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларның 60 проценттан артыгы суктырылды / Республиканың кайбер районнарында тулаем ашлык җыемы 90 мең тоннадан артып китә.

Анталия татарлары Казанда Муса Җәлилне искә алу чараларында катнашачак / Быел шагыйрьнең һәлак булуына 74 ел тула.

Лима Кустабаева “Казан сөлгесе” фестивалендә катнашканнар үз урыннарын таба ала дип саный / 28-30 август көннәрендә “Казан сөлгесе” III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узачак.

Омск өлкәсе Москаленки бистәсендә мәчет ачылды / Гыйбадәт йортын төзүдә рус милләтеннән булучылар да ярдәм иткән.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенең бюджеты 8 млн сумны тәшкил итә / Татарстанда хәйрия акциясендә 200дән артык республика оешмасы катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100