Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанның дүрт районында чәчүгә керешкәннәр, 2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин, Кариев театрының яңа бинасы ачыла.
Татарстанның дүрт районында чәчүгә керешкәннәр / Быел язгы кыр эшләренә иң беренче булып Сарман, Зәй, Мөслим, Нурлат районнары хуҗалыклары кереште.
Генерал Валерий Герасимов һәм Алексей Песошин Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар / БДБ илләре Кораллы Көчләре штаб башлыклары комитеты утырышында катнашучылар Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салган.

Унбер бала тәрбияләп үстерүче гаилә дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды / "Законнарны без өйрәнеп йөрергә тиеш түгел, социаль тармак вәкилләре хәбәр итәргә тиеш", - ди Яңа Кенәрдән Галиевлар гаиләсе.

Казанда Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салдылар / 21 апрельдә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тула.

Нижневартовскиның «Патриот» үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды / Ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Казан үзәгендә 2018 елгы Дөнья чемпионатына багышланган сын урнаштырдылар / FIFA футболкасы кигән малай сыны “Черек күл” паркы янына куелган.

Кариев театрының яңа бинасы ачыла / Тантаналы ачылыш 26 апрельдә К.Дикамиллоның “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән башланачак.

2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин / Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әлеге идеяне хуплады.

Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан артачагын әйтте / "Безгә әле аңарчы пальма мае һәм коры сөтне ашап бетерәсе бар", - диде министр.

“Мулла” фильмы Әсфәндиярны үтермәде / "Мир" кинотеатрында журналистларга "Мулла" фильмы тәкъдим ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз