Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Быел республикада 27 Мәдәният йорты төзеләчәк, Сәгыйть Садри вафат, Татарстанлы 250 миллион сум откан.
Татарстанда 2018 елның августына 27 авыл Мәдәният йорты төзеләчәк/ Республиканың 24 районында авыл Мәдәният йортлары барлыкка киләчәк. Аларны сафка бастыру 260 миллион сумга төшәр дип көтелә.
Австралия татар җәмгыятенә нигез салучы Сәгыйть Садри вафат/ Сәгыйть Садрига 2017 елның 17 августында 100 яшь тулган.
Арчаның Көнбатыш мәчете үз газетасын чыгара/ Декабрь ахырында аның икенче саны дөнья күргән.
Россиянең көньяк төбәкләре салкын циклга керә/ Ул 10 ел буе дәвам итәчәк, дип белдерә Россия Фәннәр академиясенең Көньяк фәнни үзәге рәисе, академик Геннадий Матишов.
Татарстанда бер кеше Яңа елның беренче көнендә лотереяга 250 миллион сум акча откан/ Моңа кадәр Воронеж өлкәсендә яшәүче пенсионер Наталья Власова лотереяга 506 миллион сум акча отып бөтен Россиягә танылган иде.
Казанда Яңа ел төнендә 10 бала туган/ Аларның 4се – малай, 6сы – кыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз