ҺАВА ТОРЫШЫ -21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Австралия татар җәмгыятенә нигез салучы Сәгыйть Садри вафат

2 гыйнвар 2018, 15:34

Австралия татар җәмгыятенә нигез салучы Сәгыйть Садри вафат Сәгыйть Садрига 2017 елның 17 августында 100 яшь тулган.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа елның беренче сәгатьләрендә Австралия татар җәмгыятенә нигез салучы Сәгыйть ага Садри 101 нче яшендә вафат булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сәгыйть Садри 2 гыйнварда Аделаида мөселман зиратында җирләнә. Аның җеназа намазы Аделаидада Әл-Хәлил мәчетендә укыла.

Бөтендөнья татар конгрессы, Казандагы татар җәмәгатьчелеге Сәгыйть бабайның уллары Рөстәмнең, Рамилнең һәм барлык туганнарының тирәк кайгысын уртаклаша. Сәгыйть Садринең бакыйлыкка күчүе бөтен татар милләте өчен зур вакыйга. Сәгыйть бабай һәм аның тормыш иптәше Ләйлә апа татар моһаҗироләренең алтын баганалары иде. Алар Кытайдан Австралиягә 1984 елда күчеп барып, Көньяк Австралия татар җәмгыятен төзеделәр. Хәзер Аделаиданың 500 кешелек татар җәмгыяте иң абруйлы татар мөһаҗир оешмаларыннан санала.

Сәгыйть Садрига 2017 елның 17 августында 100 яшь тулган иде. Ул озак еллар дәвамында Астралия татар җәмгыятен җитәкләде. Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларында катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр