Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде / Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.
Дөнья чемпионаты кысаларында Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә концерт узачак көн билгеле / Концертта Америка татарлары да чыгыш ясаячак.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала / Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имамнарының ГТО тапшырачагын әйтте / “Без имамнарның формада булуын телибез”, - ди мөфти.

Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган / Планлаштырылган барлык артистлар килер дип көтелә.

Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый / Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте / Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте / “Феофан атакай белән безне аерырга мөмкин булган сораулар буенча бәхәс куертмаска килешкән идек”, - диде ул.

Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли / Татарстанда Наилә Кумысникова белән Гөлзада Сафиуллина турында документаль фильм төшерелә.

Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра / Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин ике концертта 400 мең сум акча җыелу мөмкинлеген әйтте.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды / Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясады.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз