ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Дин

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

19 июнь 2018, 19:00 , Фото: muslim.ru

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Якшәмбе, 17 июньдә, Мәскәү өлкәсенең Солнечногорский шәһәрендә “Нурулла – Аллаһ нуры” мәчете ачылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар алдында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясады һәм мөселманнарга сәламнәрен җиткерде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада мәчет салуга өлеш керткән кешеләрне бүләкләгәннәр.

Тантаналы өлештән соң, өйлә намазы укыганнар.  Аннан соң кунаклар бәйрәм табынына җыелган. Шулай ук биредә Солнечногорски шәһәре мәчете турында фильм тәкъдим ителгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10