news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәр кылды, "Ак Барс" яңа уенчы белән килешү төзеде, Минзәлә театрында "Иблис" премьерасында аншлаг көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Кытай компаиясе вәкилләрен Татарстанга чакырды/Рөстәм Миңнеханов CHTF Югары технологияләр күргәзмәсендә һәм Huawei компанияләр офисында булды.

Түбән Кама һәм Кукмара районнары Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне үстерәчәк/Документка Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында кул куелды.

Татарстан Президенты Пекин институтын Казан университеты белән хезмәтәшлек итәргә чакырды/Хәзер Кытай Шэньчжэньда дөньякүләм университетлардан көчле мәгариф кластеры формалаштыра.

Республика ата-аналар интернет җыелышларын уздыру планы билгеле/"Мондый җыелышларда ата-аналарны борчыган сораулар күтәреләчәк", – дип белдерде Лариса Сулима.

Марат Әхмәтов республикада киләсе елга орлык материалы әзерләү барышы белән таныштырды/Министр Менделеевск районында игенчелек өлкәсендә иң түбән күрсәткечләр булуын билгеләп үтте.

"Ак Барс" командасы Алексей Потапов белән килешү төзеде/Һөҗүмче Казанда 97 нче сан астында чыгыш ясаячак.

Рәдиф Гаташның 3 томлык әсәрләре сатуга чыкты/Җыентыкларга шагыйрьнең 2016 елга кадәр язылган әсәрләре кергән.

Минзәлә театрының "Иблис" премьерасында аншлаг көтелә – кассада билетлар калмаган/Казан тамашачысы әлеге спектакльне 2018 елда – театрның Казан гастрольләре вакытында күрә алачак.

Владимир Алекно һәм Максим Михайлов – Европада иң яхшылар рәтендә/Казанның "Зенит" командасы баш тренеры һәм әйдәп баручы уенчысы кичә лаеклы бүләкләрен алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100