ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Спорт

Владимир Алекно һәм Максим Михайлов – Европада иң яхшылар рәтендә

18 ноябрь 2017, 13:37 , Фото: cev.lu

Владимир Алекно һәм Максим Михайлов – Европада иң яхшылар рәтендә Казанның "Зенит" командасы баш тренеры һәм әйдәп баручы уенчысы кичә лаеклы бүләкләрен алды.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Мәскәүдә Европа волейбол конфедерациясенең “гала-кич”е узды. Анда Чемпионнар лигасының төркем этабына жирәбә үткәрелде, аннары узган сезон нәтиҗәләре буенча иң-иңнәр бүләкләрен алды.

Казанның “Зенит” волейбол клубының берьюлы ике вәкиле иң яхшылар рәтендә аталды – Владимир Алекно 2016-2017 елгы сезонның иң яхшы тренеры булып танылса, Максим Михайлов иң яхшы уенчы булды.

Исегезгә төшерәбез: узган сезонда "Зенит" волейболчылары ил чемпионы исеменә лаек булды, Чемпионнар лигасында җиңүче булды, Россия кубогы һәм Суперкубогын яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр