Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
175 нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар вакыты үзгәрмәячәк
Бүген Татарстанда матәм көне итеп игълан ителде.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныфлары өчен имтихан вакытлары үзгәрмәячәк.
«Имтиханнар 24 майда башлан. Имтиханнарда бернинди үзгәрүләр булырга тиеш түгел. Бу мәктәп укучылары бөтен программаны да үзләштерде. БДИ үткәрү пунктлары да шулай ук саклана», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә.
Ремонт эшләре беткәнче 175нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары 171 һәм 174 нче мәктәпләрдә укып торачак.
«Уку эшчәнлеге туктатылмаячак. Укуның формалары гына үзгәрәрчәк. Бу дистанцион уку, консультацияләр, шәхси консультацияләр дә булырга мөмкин», — дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз