Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
175 нче гимназия укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме 174 нче мәктәптә була
Әлегә бәйрәмнең форматы тәгаен билгеле түгел.
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 175нче гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме 174нче мәктәптә булачак.
«Нәкъ бер атнадан, 22 майда, 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлаячак. 175нче гимназиянең 9 һәм 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау үз мәктәпләрендә түгел, ә 174нче мәктәптә яңгыраячак», — диде Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов 174нче мәктәптә журналистлар өчен оештырылган очрашуда.
Аның сүзләренчә, әлегә бәйрәмнең нинди форматта узачагы билгеле түгел. «Бу турыда сөйләшүләр булмады әле. Уртак бәйрәм булырмы, 174 һәм 175 мәктәпләр өчен аерыммы, әлегә белмибез», — дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары.
175нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары уку елын 174нче мәктәптә тәмамлаячак. Аларга элеккеге укытучылары белем бирәчәк. 175нче мәктәпнең 1нче класс балалары өчен ата-аналар теләге буенча, 171нче мәктәптә дежур сыйныфлар оештырылачак. Ә башка сыйныф укучылары дистанцион рәвештә белем алыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз