news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты Шэньчжэньга килде./ Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасында эш сәфәрендә.



Марат Әхмәтов: Татарстандагы кебек ярдәм бер генә субъектта да юк./ Республикада хуҗалыкның кече формаларын үстерүгә 2 миллиард сумнан артыграк акча бирелә.



2018 елда "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Казахстанда күчмә утырыш үткәрәчәк./ "Ак калфак" киләсе елда Татарстанда, Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илдә дә очрашулар уздырырга планлаштыра.



Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” яңа китап булып чыкты./ Роман тоталитар режим сәясәте, концлагерьларда һәлак ителгән миллионлаган репрессия корбаннарының язмышы турында сөйли.



Марсель Галиев: Бездә һәйкәлләрне сәнгати югарылыкта ясый белмиләр./ Татарстанның халык язучысы танылган шәхесләребезгә соңгы арада куелган һәйкәлләргә карата фикерен "Әллүки" иҗат берләшмәсендә очрашуда белдерде.



Лима Кустабаева: "Олы юлның тузаны" җыры – яхшы мәгънәсендә шлягер иде./ Бүген Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелды.



Татарстан чаңгычылары халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясады./ Швециядә уза торган ярышларга бүген старт бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100