news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

17 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

26 районда язгы кыр эшләре башланды, 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг төзелде, Арча эшмәкәре татар милли бизәгенә патент алган.

Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләре башланды / Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар.

Депутатлар чүп яндыру заводларына кагылышлы закон проектын кире какты / “Татарстанның Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5нче Татарстан Республикасы закон проектын депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде.

Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады / Болар – Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәр яны территорияләре.

Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг нәтиҗәләре билгеле - исемлек / Рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан.

“Идел-Хаҗ” изге сәфәргә яшь вакытта барырга өндәп мөрәҗәгать итте / Хаҗ операторы яшь вакытта баруның савабы зуррак һәм сәфәрне кичерүе җиңелрәк, дип саный.

Дөньядагы телләрнең 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный - БМО / Аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча БМОның Даими форумы 17нче сессиясе ачылышында шул хакта хәбәр иттеләр.

Арча эшмәкәре татар милли бизәген патентлаштырган / Илдар Фаздалов милли бизәкләрне куллануга бәйле рәвештә низаглар килеп чыккач шушы адымга барган.

Марат Гатин тарих беркемгә дә кирәк түгел дип саный / Тарих фәннәре кандидаты Марат Гатин сүзләренчә, тарихны балалар бердәм дәүләт имтиханы бирер өчен генә укыйлар.

Тарих китапларына 30 ел эчендә бернинди яңалык кертелмәгән – Юрий Селезнев / Тарих фәннәре докторы Юрий Селезнев сүзләренчә, тарихи мәгълүматның күп өлешен җәмгыять мәктәптә үзләштерә.

Олимпия чемпионы Алия Мостафина Казанда узачак России чемпионатында катнашачак / Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы кызы туганнан соң спортка яңадан кайта.

Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган / ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.

"Татар-информ"да Нурбәк Батулла һәм "Әлиф" спектакле авторлары белән очрашу була / Нурбәк Батулла "Алтын битлек" илкүләм премиясенә лаек булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100