ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы төнге авариядә полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булган
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде

Авыл

Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләре башланды

17 апрель 2018, 15:31 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләре башланды Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Республиканың 26 муниципаль районында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, 2018 елның 17 апреленә көзге культуралар - 50,9 мең (планның - 10 проценты), күпьеллык үләннәр 18 мең (4 процент) гектар мәйданда тукландырылган.

Зәй районы аграрийлары көзге культураларга 12,8 мең гектар мәйданда ашлама керткән. Сарман районында әлеге эшләр – 11,6 мең (67 процент), Азнакай районында 6 мең (42 процент) гектарда башкарылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10