news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда Бакчачылар көне билгеләп үтелде, урманчыларга һөнәри бәйрәмнәренә 64 автомобиль тапшырылды, киң җәмәгатьчелек К.Тинчуринны искә алды.

Р.Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркында: Бакчачыларга киләчәктә дә ярдәм итәрбез/ Татарстан Президенты Бакчачылар көнендә агросәнәгать паркындагы ярминкә мәйданнары белән танышты.



Миңнехановка "Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен" билгесе тапшырылды/ Татарстан Президентына ведомство бүләген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик тапшырды.



Татарстан Президенты урманчыларга 64 автомобиль ачкычы тапшырды/ Быел Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына республика Хөкүмәте тарафыннан 140 миллион сум акча бүленгән.



Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану алдында/ ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.



Татарстанда бүгенгә 1 миллион 553,6 мең квадрат метр торак тапшырылган/ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә уздырды.



Татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның туган көнендә каберенә чәчәк салдылар/ Бүген күренекле артист һәм режиссерның тууына 131 ел булу билгеләп үтелә.

Гульнора Гатина "Сөембикә" операсының премьерасы турында: Бу башка тарих булачак/ Алда көтелгән премьерада төп партияне башкаручы Гульнора Гатина Андрей Кузьминга интервьюда Казан ханбикәсенең үзе тудырган образы турында сөйләде.

"Ак Барс" спорт мәктәбендә 30 яшькә кадәрге яшьләрне көрәшкә өйрәтәләр/ Тренер Илмир Камалиев әйтүенчә, көрәш белән шөгыльләнгән укучыларның тәртибе һәм укуы яхшы якка үзгәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100