ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты урманчыларга 64 автомобиль ачкычы тапшырды

15 сентябрь 2018, 15:33 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты урманчыларга 64 автомобиль ачкычы тапшырды Быел Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына республика Хөкүмәте тарафыннан 140 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчыларына 64 автомобиль ачкычы тапшырды. Тантаналы чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы янында узды.

«Сезне һөнәри бәйрәмегез – Урманчылар көне белән котлыйм. Элегрәк бу урман бистәләре өчен киң колачлы һәм матур бәйрәм иде. Бүген без сезгә эшегез уңышлы барсын өчен менә шундый бүләкләр тапшырабыз», - дип искәртте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Вручение автомобилей лесничествам Республики Татарстан

Быел Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына республика Хөкүмәте тарафыннан 140 миллион сум акча бүленгән, ул ведомствоның матди-техник базасын яхшыртуга юнәлдерелгән. Моңа кадәр урманчылар үз автопаркларын 2016 елда яңарткан иде.

«Татарстанның әлеге бүләге – урманда эшләргә уңайлы булсын өчен саллы өлеш. Россиядә барлык төбәкләр дә урман фондына мондый игътибар күрсәтми», - диде РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

Вручение автомобилей лесничествам Республики Татарстан

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов белән Иван Валентик урман хуҗалыгы җитәкчеләренә 32 «Нива» һәм 32 «УАЗ» автомобиле тапшырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10