Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
14 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәрҗанигә багышланган күргәзмә ачылды, Р.Йосыпов матбугат телендәге классик хаталарны атады, пенсионерның яшәү минимумы 8232 сумны тәшкил итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Иранның Daric Investment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты / Daric Investment Group – Иранның авиация, металлургия, төзелеш һ.б. тармакларда махсуслашкан зур инвестиция компаниясе.
Депутатлар пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде / ТР парламентының Социаль сәясәт комитеты пенсия яшенә якынлашкан кешеләргә социаль ташламаларны саклау турындагы закон проектын да I укылышка куячак.
Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган күргәзмәдә аның нәсел дәвамчылары да катнашты / Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 елыгына багышланган күргәзмә ачылды.
Татарстанда 2019 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сумны тәшкил итәчәк / Әлеге сумманы билгеләгән закон проектын парламентның чираттагы сессиясендә кабул итәргә дигән тәкъдим белән Социаль сәясәт комитеты чыгачак.
Танылган тел галиме матбугат телендәге классик хаталарны атады / Филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов сүзләренчә, иң таралган хата – сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллану.
Татарстан спортчылары стендка ату буенча дөнья беренчелегендә «бронза» яулады / Шәхси турнирда россияле Елизавета Евграфова 4нче урынны алды, Зилә Батыршина 10нчы урында булды.
“Студентлар лигасы”ның яңа президенты итеп КФУ студенты Руфат Кыямов сайланды / Руфат Кыямов КФУ командасының иң көчлесе булуын билгеләп үтте.
Татар опера сәхнәсенең беренче Сөембикәсе Гульнора Гатина Андрей Кузьминга интервью бирде / Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 15 сентябрь көнне иртәнге 8дә дөнья күрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз