ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан спортчылары стендка ату буенча дөнья беренчелегендә «бронза» яулады

14 сентябрь 2018, 16:46 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстан спортчылары стендка ату буенча дөнья беренчелегендә «бронза» яулады Шәхси турнирда россияле Елизавета Евграфова 4нче урынны алды, Зилә Батыршина 10нчы урында булды.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казаннан Елизавета Евграфова һәм Саба районыннан Зилә Батыршина команда «скит»ында мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан спортчылары Зилә Батыршина һәм Елизавета Евграфова стендка ату буенча дөнья беренчелегендә «скит» дисциплинасында команда ярышларында өченче урын алды.

Липецк өлкәсеннән Анна Жданова белән Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, безнең кызлар мөмкин булган 375 мишеньнең 334ендә очко алдылар. Россия кызлары 11 төгәл атышны - көмеш медаль яулаган америкалыларга һәм 15 атышны дөнья рекордын яңарткан Кытай җыелма командасына оттырдылар.

Шәхси турнирда россияле Елизавета Евграфова 4нче урынны алды, Зилә Батыршина 10нчы урында калды.

  • Бу - Татарстан юниорларының быелгы сезондагы икенче зур уңышы. Августта Европа беренчелегендә Зилә Батыршина команда составында көмеш медаль яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10