news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

14 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан икмәгенең киләчәге матур, Питрәч районы депутатлар кабул итте, Диния нәзарәте туган тел язмышын кайгырта, Казанда фин киносы фестивале була.

Марат Әхмәтов: Татарстан икмәгенең киләчәге бик куәтле һәм матур./ "5 миллион тонна икмәк алу өчен, күпме тузан йотылган, күпме тир тамган!" – ди министр.



Разил Вәлиев Шәле авылы клубы турында: Бу - Камал сәхнәсеннән ким түгел икән./ Шәле - гомер-гомергә кыз урлау белән танылган авыл; әлеге гореф-гадәт монда бүген дә яши.



Татарстанда 100 гаилә фермасы төзеләчәк - министр урынбасары Илдус Габдрахманов./ Бүгенге көндә республикада 1205 гаилә фермасы эшләп килә.



Татарстан Диния нәзарәте татар телен өйрәнү буенча канал оештырды./ Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус “Татарский для начинающих” дигән канал аша тиз генә татар сүзләре өйрәнергә мөмкин.



Биектауның 19 яшьлек комбайнчысы: Комбайнга утыру өчен, ышаныч яуларга кирәк иде./ Комбайнчы премия акчасын машина сатып алганда кушарга уйлый.



Казанда Финляндия киносы фестивале уздырыла./ 15-19 ноябрьдә “Мир” кинотеатрында фин фильмнарын карарга мөмкин булачак.



"Татар-информ" фотохәбәрчесе Татарстанның мәдәният министрына тәкъдим белән чыкты./ Фотограф республикада фотолар музее төзергә кирәклеге хакында әйтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100