news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

14 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Миңнеханов прокурорларны бәйрәм белән котлады,"Туым җондызы" фестивале жюри әгъзалары бүләкләнде, республикага җылы һава торышы килә.

Татарстан Президенты республика прокурорларын бәйрәм белән котлады/ Быел күзәтчелек ведомствосы 296 еллыгын билгеләп үтә.

"Туым җондызы" фестивале жюри әгъзалары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде/ Фестиваль конкурс форматында уздырылмаса да, аерым катнашучыларны билгеләп үттеләр.

2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак/ Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән. 

Әлмәт театрында дүрт яшь режиссер үсмерләр темасына эскизлар әзерләячәк/ Лабораториядә Казаннан Регина Саттарова, Олег Кинҗәгулов, Әминә Миндиярова һәм Уфадан Илшат Мөхетдинов катнаша.

Мәскәүдә мишәр-татарларының музыкаль мирасын күрсәткән «Караван мирас» концерты үтәчәк/ Концерт 10 мартта була.

Синоптиклар республикага кабат җылы һава торышы килә дип белдерә/ Татарстанда аязучан болытлы һава булачак, юлларда бозлавык сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100