ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда автомобиль гараж чокырына төшеп киткән
Татарстан колонияләрендә наркоманнар арткан, ә психик сәламәтлеге какшаган кешеләр кимегән
Казан кешесе ачудан “Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә мина куелды дигән
Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин
Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты

Мәдәният

Мәскәүдә мишәр-татарларының музыкаль мирасын күрсәткән «Караван мирас» концерты үтәчәк

14 гыйнвар 2018, 15:44

Мәскәүдә мишәр-татарларының музыкаль мирасын күрсәткән «Караван мирас» концерты үтәчәк Концерт 10 мартта була.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә популяр җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Илдус Шәйдуллинның «Караван мирас» концерты үтә, дип хәбәр итә Чувашиянең “Мишәр” фольклор ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов.

Концертта Рәзилә Серенеева, Азат Фәсхетдинов, Рәзилә Шәрәфетдинова һәм җырлар авторы, популяр башкаручы Гүзәлия катнаша.

Программада: аутентик җырлар, биюләр, уеннар, борынгы йолалар, Чувашия, Татарстан, Мордовия, Нижгар һәм Чиләбе өлкәсе мишәр-татарларының музыкаль мирасы, шулай ук, авторлык җырлары, заманча композиторлар җырлары.

Концерт 10 мартта була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр