Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
14 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар, республикада кош гриппы буенча карантин гамәлдән чыга.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар / Республикада барлыгы 1,8 млн тонна ашлык җыеп алынган.
“Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә барлыгы биш меңнән артык кеше катнашкан / Конкурс быел унынчы тапкыр үткәрелә.

М. Әхмәтов карабодай республика ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә игелүен әйтте / Республикада карабодай 46 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы җитәкчелеген терлекчелек тармагын активрак үстерергә өндәде / Татарстан Президенты «40/60» авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу республика программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә вәгъдә бирде.

“Татар моңы” конкурсында катнашучыларның күбесе Татарстаннан һәм Башкортстаннан килә / Салават Фәтхетдинов әлеге конкурсның акча эшләүгә корылмаганлыгын әйтте.

Бу атнада Татарстанда кош гриппы буенча карантин гамәлдән чыга / Кош гриппы республиканың 6 районында 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта ачыкланган иде.

Марат Әхмәтов Татарстанда урып-җыю буенча алдынгы һәм артта калган районнарны атады / Министр районнар, хуҗалыклар арасында аерма зур булуны билгеләп узды.

Бөгелмәдә яңа мәчет нигезенә беренче таш салганнар / Әлеге мәчет Бөгелмә районында 15нче иман йорты булачак.

Татарстан Президенты Буа районында урып-җыю барышы белән танышты / Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар мәйданының яртысыннан артыгы суктырылган.

Монреаль мэры бәйрәмдә Канада татарлары белән бергә биегән / Монреаль мэры Валери Плант парад вакытында берничә минутка “Мирас” төркеменә кушылып татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнгән.

Татарстанлылар Гомрә хаҗын кылды / Алар 13 август кичендә Мәдинә шәһәреннән берничә автобус белән Мәккәгә барып җиткән.

Римма Ратникова фотограф Рамил Галине Татарстан фотожурналистикасының исеме дип атады / Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алды.

Р.Миңнеханов Чүпрәледә җир белән эшләүгә аерым игътибар бирелүен әйтте / Чүпрәледә гектарыннан 25 центнер алып, 45,6 мең тонна ашлык суктырылган.

Нәҗибә Ихсановага Азнакайдан якташлары авыл күчтәнәчләре алып килде / Бүген Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова белән күрешергә дип, Азнакайдан бер төркем якташлары Казанга килде.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз