ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Монреаль мэры бәйрәмдә Канада татарлары белән бергә биегән

14 август 2018, 16:54 , Фото: bashinform.ru

Монреаль мэры бәйрәмдә Канада татарлары белән бергә биегән  Монреаль мэры Валери Плант парад вакытында берничә минутка “Мирас” төркеменә кушылып татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнгән.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Монреаль шәһәрендә сигезенче тапкыр Défilé Nuestroamericana фестивале үтте. Әлеге бәйрәмдә Канадада яшәүче халыклар үзләренең бию һәм җырларын, милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Быел, Канада тарихында беренче тапкыр, Башкортстаннан һәм Татарстаннан күчеп киткән милләттәшләребез бу фестивальдә ике республиканың флаглары белән катнашты. Чараны “Мирас” татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Милләттәшләребез Монреаль урамыннан татар бию көйләренә, Вәсилә Фаттахованың “Туган як”, Айгөл Бариеваның “Түбәтәй” җырларына биеп үтте. Карнавал-парад вакытында Монреаль мэры Валери Плант (Valérie Plante) “Мирас” төркеменә ияреп татар биюенә кушылды.

Соңрак фестиваль сәхнәсендә җирле татарлар җырлап, биеп күрсәтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10