news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 октябрьдән Казан дәүләт медицина университеты дистанцион укытуга күчә

Югары уку йортының студентлар матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, чыгарылыш курсларыннан тыш, бөтен уку процессы электрон мәгълүмати-белем бирү тирәлегенә күчерелә.

13 октябрьдән Казан дәүләт медицина университеты дистанцион укытуга күчә
Владимир Васильев

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты иртәгә, 13 октябрьдән, дистанцион белем бирүгә күчә. Бу хакта югары уку йортының студентлар матбугат үзәгенең «Вконтакте» төркемендә хәбәр ителә.

Төркемдә уку йорты ректорының боерыгын куйганнар. «2010 елның 13 октябреннән 25 октябренә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының бөтен биналарында да яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, махсус санитар-эпидемиологик режим кертергә», — диелгән документта.

Студентларның матбугат үзәгендә әйтүләренчә, чыгарылыш курсларыннан тыш, бөтен уку процессы электрон мәгълүмати-белем бирү тирәлегенә күчерелә.

Шулай ук агымдагы елның ахырына кадәр фәнни-практик, мәдәни һәм башка массакүләм чаралар онлайн-режимда уздырылачак, диелгән боерыкта. 

Моңа кадәр Казан илкүләм тикшеренү техник университеты дистанцион укытуга күчмәячәк, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100