news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты дистанцион укытуга күчмәячәк

Дәресләр гадәти режимда дәвам итәчәк.

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты дистанцион укытуга күчмәячәк
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). А.Н.Туполев Казан илкүләм тикшеренү техник университеты студентларга гадәти форматта белем бирүен дәвам итәчәк. Университетның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

«Бездә көз айларына хас гадәти күренеш буларак авыручылар шактый иде, әмма анализлар моның нәкъ менә коронавирус инфекциясе икәнлеген расламады. Быел бөтенесе дә авыруларга җитди карый, шунлыктан без дә уяулык күрсәттек. Хәзер барысы да яхшы, КАИ гадәти тормышка кире кайтты», - дип хәбәр итте югары уку йортының укыту эшчәнлеге һәм тәрбия эше буенча проректоры Алексей Лопатин.

Элегрәк дүшәмбедән, 12 октябрьдән башлап, гамәли дәресләр һәм семинарларның, аларны үткәрү өчен махсус җиһазлар таләп ителмәгән очракта, онлайн-форматта уздырылачагы хакында хәбәр ителгән иде.

«Җомга көнне зур төркемнәрдә дәресләрнең бер өлеше турында сүз барды», - дип искәртте спикер.

Шул ук вакытта, уникаль программа белән тәэмин ителеш һәм югары технологияле җиһазлар кулланып башкарыла торган лаборатор эшләрне дистанцион режимга күчерү планлаштырылмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot