news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп кыйммәтен атады, "Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады, Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе була.

Татарстан халкы авыл мәктәпләрен ябуны тыярга, икенче сменаны бетерергә сорый / Мәктәп ябылса - авыл да үлә, дип язалар Тукай районыннан.

"Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады / Татарстан мөфтие белдергәнчә, беренче мөселман телеканалы 5 яшьтән алып 95 яшькә кадәрге тамашачыларны җәлеп итә.

Камал театры татар халкына Зөләйха исеменең беренчел версиясен кайтармакчы / Камал театры быелгы “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумын шушы темага багышлый. 

Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе була / 23 июньдә Дагыстан авылларында, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татарлар Сабан туена җыелачак.

Әлмәт театры “Алтын битлек” милли театр премиясен яуларга Мәскәүгә юл тота / Театр Мәскәүдә Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән “Кибет” спектаклен күрсәтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп кыйммәтен атады / Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанда иң кыйммәтле нәрсә – кеше капиталы.

Милли китапханәдә очрашуда Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен укыячак / 21 мартта китапханәнең Зур уку залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашу була.

Татарстан Президенты “Зур гаилә уеннары” һәм “Без бергә” фестивальләрендә булды / 181 нче мәктәптә узган “Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән” фестивале мәйданында Рөстәм Миңнеханов электрон тирда винтовкадан атты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100