ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү татарлары Штабындагы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала
Казанда милләтара шахмат турниры узды
Казан хоккейчылары Электростальдә клубташларын 3:2 исәбе белән җиңде
Кушлавыч ник бездән ерак? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Казанның меңнән артык укучысы милли уеннар белән танышачак

Мәдәният

Әлмәт театры “Алтын битлек” милли театр премиясен яуларга Мәскәүгә юл тота

13 март 2018, 15:34 , Фото: Рамиль Гали

Әлмәт театры “Алтын битлек” милли театр премиясен яуларга Мәскәүгә юл тота Театр Мәскәүдә Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән “Кибет” спектаклен күрсәтәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры коллективының бер өлеше Зифа Кадыйрова әсәре буенча репетицияләр ясаганда, икенче өлеше “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты булган спектакле белән Мәскәүгә җыена. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Театр Мәскәүдә Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән “Кибет” спектаклен күрсәтәчәк. 20 март көнне ул Милләтләр театрының кече сәхнәсендә “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” фестивале җиңүчесе буларак тәкъдим ителсә, 21 мартта шул ук сәхнәдә “Алтын битлек-2018” милли театр премиясе һәм фестивале номинанты буларак уйналачак.

Мәгълүм булганча, «Кибет» спектакле дүрт номинациядә “Алтын битлек”кә дәгъва итә.

Мәскәүгә иҗади сәфәре алдыннан театр спектакльне 16 мартта үз сәхнәсендә уйнаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10