news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә, Яшел Үзән заводы киләсе 10 елда дәүләт оборона заказын үтәячәк, керәшен йолдызлары гала-концерт куйды.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады./ Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе котлавында - каләмегез үткен булсын, иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим, диелә.



Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча районнар рейтингын тәкъдим итте./ Рейтинг министрның узган ел Министрлар Кабинетында атналык киңәшмәләрдә чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча төзелгән.



Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 10 елга оборона заказы белән тәэмин ителәчәк./
Бу хакта Горький исемендәге заводта яңа патруль корабле төзелеше башлану тантанасында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов хәбәр итте.



16 гыйнварда Татарстан мөселманнары Мәрҗанине искә алачак./ Галимнең туган көне уңаеннан республикада күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.



Керәшеннәрнең "Туым җондозы" фестиваленең гала-концерты башланды./ Быел әлеге чара конкурс итеп түгел, ә төрле елларда җиңү яулаган катнашучыларның юбилей концерты буларак оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100