ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Кариев театры Саба районына гастрольләргә җыена
Быел Татарстанда арендага бирелә торган торак күләмнәре арта
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады

Җәмгыять

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 10 елга оборона заказы белән тәэмин ителәчәк

13 гыйнвар 2018, 16:19 , Фото: Михаил Захаров

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 10 елга оборона заказы белән тәэмин ителәчәк Бу хакта Горький исемендәге заводта яңа патруль корабле төзелеше башлану тантанасында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов хәбәр итте.

(Яшел Үзән, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында җитештерелгән корабльләр Сүриядә конфликт вакытында үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Бу хакта бүген заводта "Николай Сипягин" корабле төзелеше башлану тантансында РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов белдерде.

Юрий Борисов шулай ук РФ Оборона министрлыгы Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводын якындагы 10 елга заказ белән тәэмин итәргә планлаштыруын хәбәр итте.

Якын диңгез зонасы корабльләре төзелешенә өстенлек биреләчәк. Сүз кече ракеталы корабльләр, патруль корабльләре һәм кече корветлар турында бара.

Яшел Үзән заводы - дәүләт оборона заказын даими башкаручылар рәтендә, дип билгеләп үтте хәрби ведомство.  Оборона министры урынбасары киләчәккә фаразлар биреп тормады, бары тик барлык эшнең кораллану буенча дәүләт программасы нигезендә алып барылачагын гына билгеләп үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр