news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 еллык тәнәфестән соң бүген Ирактан Россиягә очышлар яңара

Очкычлар башкаланың "Внуково" аэропортына төшәчәк.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). 13 еллык тәнәфестән соң Ирак авиакомпаниясе Багдадтан Мәскәүгә рейсларны башлап җибәрә. Очкычлар башкаланың "Внуково" аэропортына төшәчәк. Бу хакта “Россияйская газета” хәбәр итә.

Моңа кадәр пассажирларга Россиягә гарәп илләре аша транзит очыш ясарга кирәк булган. Россиягә турыдан-туры очышлар 2004 елда куркынычсызлыкны тәэмин итү дәрәҗәсе җитәрлек булмаганга, Иракта актив хәрби хәрәкәтләр барганга өзелгән иде.

Алга табан Ирак Iraqi Airways авиаташучысы Багдадтан гына түгел, Басрадан да очышлар булдырырга ниятли.

Россия авиациясе Ирак ягыннан булган очышлар яңартылуын хуплап каршы алган. Идарә тармагында Россия һәм Ирак арасындагы икътисади элемтәләрне үстерүгә, шулай ук һава транспорты буенча хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәкләрен белдергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100