news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 декабрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Италиядә эш сәфәрендә, «Нефтехимик» хоккейчылары татар телендә ролик төшерде,«Идел-йорт» фестивале Шамил Закиров исемен йөртәчәк.

Рөстәм Миңнехановка Татарстанда италия конфетлары җитештерергә тәкъдим иткәннәр/ Татарстан Президенты Инвестицион үсеш агентлыгына бу проектлар буенча хезмәттәшлек мәсьәләсен карарга кушты. 

«Нефтехимик» хоккейчылары татар телендә ролик төшергән/ Түбән Каманың чит ил уенчылары да татарча сөйләшә.

Италия предприятиесе Казанда табигатьне чүпләми торган биопластик җитештерергә тели/ Черемәгә әйләнә торган биопластикны җитештерү өчен республикада чимал – шикәр чөгендерен эшкәрткәннән калган калдыклар җитәрлек, ди Марат Әхмәтов.

«Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-бәйгесенең җиңүчеләре билгеле – исемлек/ Гран-при Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының театр коллективына тапшырылды. Гран-при бүләге – 1 миллион сумлык сертификат.

Лаеш районында Италия терлек симертү предприятиесе ачылачак/ Марат Әхмәтов әйтүенчә, Италия ширкәте районда 12-16 кешегә эш урыны булдырачак.

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 80 ел милли сәнгатьне пропагандалый/ Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – республиканың йөзе, дип бәя бирде мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Киләсе елдан «Идел-йорт» фестивале Шамил Закиров исемен йөртә башлаячак/ Кичә Камал театрының Зур залында "Идел-йорт" фестиваленең йомгаклау тантанасы үтте.

Равил хәзрәт Гайнетдин Финляндия имамы Рамил Беляевка медаль тапшырды/ 11 декабрьдә Финляндиянең Хельсинки каласында XIII халыкара мөселман форумы узды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100