(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Италия эшмәкәрләре Татарстанда италия конфетлары җитештерергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге тәкъдим Рөстәм Миңнехановка Миланда «Италиядәге татарлар» мәдәни ассоциациясе белән очрашу вакытында килеп иреште.
Татарстан Президенты Инвестицион үсеш агентлыгына бу проектлар буенча хезмәттәшлек мәсьәләсен карарга кушты.