Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
13 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан мөфтие Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте, КФУ белгече Казанда кар тулысынча кайчан эреп бетәсен әйтте.
Италиядә Татарстанны Россиянең иң көчле үсә торган төбәге дип саныйлар / Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстанга хезмәттәшлек буенча яңа юнәлешләр табу максатыннан килүен әйтте.
КФУ белгече Казанда кар тулысынча кайчан эреп бетәсен әйтте / Юрий Переведенцев сүзләре буенча, 20 апрельгә кадәр температура норма чикләрендә булачак.
Татарстан мөфтие Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте / Бүген кояш баю белән бөтен дөнья мөселманнары Мигъраҗ кичәсен каршылый һәм Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең могҗизалы рәвештә күккә ашу вакыйгаларын искә ала.
Татарстан мәгариф министры татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырачак / “Ата-аналар белән бергә бердәм БРИ тапшыру көне” республика акциясе Татарстанда 17 апрельдә була.
Удмуртия татарлары "Бишек туе" йоласын искә төшерде / "Гакыйка корбаны чалу йоласын искә төшерәсе килә: ир бала тугач, ике сарык, кыз бала туса, бер сарык чалырга кирәк", дип сөйләгән Исмәгыйль хәзрәт.
Чүп яндыру заводында каты көнкүреш калдыклары гына яндырылачак / Заводка терекөмешле лампа һәм батареялар, аккумуляторлар эләкмәс, дип ышандыра белгечләр.
Казанда футбол җанатарларына паспорт бирә торган ике үзәк апрельдә ачыла / Вакытлы үзәкләрне “Казан” Халыкара аэропортында һәм “Казан Арена” янында оештыру планлаштырыла.
Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмәндә фильм төшерәләр / Ул XIX гасыр азагында себер татарларына белем бирүдә зур өлеш керткән шәхес буларак билгеле.
Камаллылар татар театры тарихында вакыйга булачак спектакль чыгара / “Тормышмы бу?” спектакленең премьерасы бүген - 13 апрельдә, шулай ук, 14 һәм 24 апрель көннәрендә була.
Данил Мостафин керәшен яшьләренең аеруча актив булуын үрнәк итеп куйды / Әлеге фикерне ул Казанда - Керәшен яшьләренең IV форумында җиткерде.
Мәскәү татарлары “Штабы” “Аулак өй” йоласын яңадан кайтара / Әлеге чарада 120 кыз һәм егет катнашкан.
Татар-башкорт эстрадасы артистлары Уфада чыгыш ясый / Бүген Уфада узган концертта "Аргамак" этно-рок төркеме катнашты.
“Татар-информ”да “Тоталь диктант-2018” реаль вакыт режимында онлайн уздырыла / Мәгариф акциясендә иртәгә, 14 апрельдә, теләге булган һәркем катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз