ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Салехард татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә кушыла
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

Рәсми Татарстан

Италиядә Татарстанны Россиянең иң көчле үсә торган төбәге дип саныйлар

13 апрель 2018, 17:12 , Фото: tatarstan.ru

Италиядә Татарстанны Россиянең иң көчле үсә торган төбәге дип саныйлар Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстанга хезмәттәшлек буенча яңа юнәлешләр табу максатыннан килүен әйтте.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Италиядә Татарстанны Россиянең иң көчле үсә торган үсештә булган төбәге дип саныйлар. Бу хакта Казан Кремлендә Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Паскуале Терраччано Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте.

“Мин Татарстанның ныклы үсешенә үзем шаһит, чөнки мин Казанда нәкъ 20 ел элек булган идем. Бүген мин башка, динамикалы шәһәрне күрәм. Һәм нинди зур үсеш булганлыгын аңлыйм”, - диде илче.

Ул Татарстанга хезмәттәшлек буенча яңа юнәлешләр һәм мөмкинлекләр табу максатыннан килүен билгеләп узды.

“Италия Татарстан белән хезмәттәшлектә яңа формалар аша яисә уртак предприятиеләр төзүдә бик тә актив үзара эшчәнлек алып барырга тели”, - дип җиткерде Паскуале Терраччано.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10