news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда Россия көне зурлап билгеләп үтелде, "Иман моңы" фестивале ачылды, журналист Наил Алан вафат.

Россия көчле булсын өчен, без үз өлешебезне кертергә әзер - Рөстәм Миңнеханов/ Татарстан Президенты “Казан” Гаилә үзәге каршында татарстанлыларны “илнең төп бәйрәме” белән котлады.



Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 48 күренекле шәхесенә дәүләт бүләкләрен тапшырды/ Бөек Ватан сугышында катнашучылар Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә ия булды.



Казанда Россия көне “Халыклар дуслыгы парады” белән билгеләп үтелде/ Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында барды.

Татарстан Президенты “КАМАЗ”ның пилотсыз электробусын сынап карады/ Пилотсыз транспортның тизлеге сәгатенә 110 километрга кадәр җитә алачак.

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә булды/ Әлеге мәдәният һәм спорт үзәге мәдәният йортларын үзгәртү буенча сынау проектына әверелде.



Журналист Наил Алан вафат/ “Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була.



Бүген Свияжск шәһәрендә VII “Иман моңы” - "Музыка веры" фестивале ачыла/ Фестивальнең йомгаклау концерты 21 июльдә Болгарда узачак.



Футбол чемпионатының мәдәни программасы: София Гобәйдуллина исемендәге музыка үзәге/ Казанда футбол матчлары көннәрендә Заманча музыка үзәге ачык һавада концерт куячак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100