ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Журналист Наил Алан вафат

12 июнь 2018, 14:58 , Фото: социаль челтәр

Журналист Наил Алан вафат “Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат. Мәгълүматны “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов раслады. “Наил Аланның үлеме - татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, - ди Рим Гыйлфанов.

“Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була. Хезмәттәшләре йөрәк авыруыннан булса кирәк, дип фаразлыйлар. Рим Гыйлфанов Наил Аланның сәламәтлегенә зарланганы булуын әйтә. Әмма журналист, курыкмыйча, Африкага чыгып киткән. Бу - аның Африкага өченче сәяхәте булган.

Наил Алан үзен туган авылына алып кайтып җирләүне васыять иткән булган.

  • Наил Алан Хисамиев 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1980 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тэмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны - "Азатлык" радиосы. Соңгы елларда Прагада яшәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10