news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанга салкыннар килә, "Мисс Татарстан" бәйгесенә Мәскәү кунакларын да көтәләр, инвалид балаларга ярдәм арттырыла.

Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты/Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

2018 елда инвалид балаларга сабый чактан ярдәмне көчәйтәчәкләр/"Балага никадәр иртәрәк булыша башласаң, шул кадәр яхшырак", - дип белдерде ТР социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«Дакар-2018»дә алты этаптан соң, Эдуард Николаев экипажы беренчелекне саклый/Бүген узышта катнашучыларның барысы да ял итә, 7 нче этап 13 гыйнварда үтәчәк.

“Мисс Татарстан” бәйгесенең 20 еллык юбилеена Мәскәү йолдызлары килә/Шулай ук төрле елларда “Мисс Татарстан” таҗына ия булган чибәрләр бер сәхнәдә очрашачак.

Татарстанда беренче һәм өченче баласын тапкан авыл хатын-кызларына пособиеләр булачак/Республика Хөкүмәте рәисе тиешле документлар пакетын әзерләргә йөкләмә бирде.

Россия матбугаты көне уңаеннан тантаналы чарада “Татар-информ” вәкилләре бүләкләнде/Агентлык хезмәткәрләренә Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Җир сөрү буенча Европа чемпионатына Әтнә механизаторы Ирек Галиев барачак/Былтыр Россия чемпионатындагы кебек хәрәмләшүләр булмаган очракта, Ирек Галиев җиңәр, дигән ышаныч бар.

Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында 30 градус салкын булуы көтелә/Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100