ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин
Татарстанда стаж һәм хезмәт хакы турында электрон белешмәләр түләүсез биреләчәк
Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә башлады
Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак
Татарстанның элеккеге чәчтарашлары һәм аш пешерүчеләре эш стажын раслый алмый

Спорт

«Дакар-2018»дә алты этаптан соң, Эдуард Николаев экипажы беренчелекне саклый

12 гыйнвар 2018, 10:10 , Фото: kamazmaster.ru

«Дакар-2018»дә алты этаптан соң, Эдуард Николаев экипажы беренчелекне саклый Бүген узышта катнашучыларның барысы да ял итә, 7 нче этап 13 гыйнварда үтәчәк.

(Чаллы, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). «Дакар-2018» раллиеның алты этабыннан соң, Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында гомуми зачетта беренче урынны саклап калды.

Алтынчы этапның финишы Боливия территориясендә узды. Биредә һава торышы кискен үзгәрү, кар һәм боз яву нәтиҗәсендә, раллида катнашучыларга бормалы тайгак юллардан үтәргә туры килде. Бу этапта Iveco машинасында Федерико Виллагра беренче булып килде.

Әлеге этапта «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажларының нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Дмитрий Сотников – дүртенче, Эдуард Николаев – алтынчы, Айрат Мәрдиев – сигезенче һәм Антон Шибалов – унберенче.

Йөк машиналары арасында генераль зачетта Сотников экипажы бишенче урынга күтәрелде, Мәрдиев – җиденче, Шибалов унөченче урында калды.

Бүген узышта катнашучыларның барысы да ял итә, җиденче этап 13 гыйнварда үтәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр