news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-мастер"га хәерле юл теләде, Беренче бөтендөнья сугышы беткәнгә 100 ел, Төркия татарлары Ататөрекнең вафатын искә ала.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы узышчыларына хәерле юллар теләде. Татарстан Президенты КАМАЗның яңа спорт машиналары җиһазланышын космик корабль комплектациясе белән чагыштырды. 

 
Казаннан Ташкентка поезд йөри башлый. Поезд Казаннан Үзбәкстан башкаласына сишәмбе көннәрендә, Ташкенттан Казанга шимбә көннәрендә китәчәк. 
 
 
 
 
Парижда Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулуны бәйрәм итәләр. Беренче бөтендөнья сугышында 100 меңнән артык татар һәлак булган.
 
 
Россиянең хоккей җыелма командалары бер көн эчендә ике кубок хуҗасы булды. Континенталь хоккей лигасында ял, ә илләр җыелма командалары арасында ярыш.  

 Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк. 18 ноябрь көнне Казанда узачак конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы белән “Татар ата-аналары” берләшмәсе оештыра.
 
 
 Блогер Татар Малай Мәскәүдә Татарстан илчелегендә булган. Инстаблогер Татар Малайның бүген 90 мең язылучысы бар. 
 
 
Төркия татарлары Төркия республикасын төзегән Ататөрекне искә ала. Бүген төрек юлбашчысы Ататөрекнең үлеменә 80 ел тулды.
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100