ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк

11 ноябрь 2018, 11:05

Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк 18 ноябрь көнне Казанда узачак конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы белән “Татар ата-аналары” берләшмәсе оештыра.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 18 ноябрь көнне Казанда IT-паркта татар телле ата-аналар өчен конференция узачак. Анда яңа шартларда туган телдә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре турында сәйләшәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы белән “Татар ата-аналары” берләшмәсе оештыра. Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов конференциядә татар мәктәпләрен кайтару ысуллары турында сөйләшү булачагын әйтте.

“Күпчелек татар мәктәпләренең татар телендә укытмавы билгеле. Татар ата-аналары мондый мәктәпләрне кайтаруны ничек таләп итә ала – шул хакта сүз булачак. Икенче проблема – татар теленең дәүләт һәм туган тел буларак укытылуы”, - диде ул.

“Мәктәп укучылары белән татар яшьләрен очраштыру мәсьәләсе дә мөһим. Бездә галимнәр, музыкантлар, җырчылар, режиссерлар бар. Мәктәп балалары заманча, шәһәрчә татар мәдәнияте дә бар икәнен күрсеннәр”, - дип белдерде Айрат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Айрат Фәйзрахманов үзе татар мәктәбе моделе турында сөйләргә җыенуын әйтте. “Ата-аналардан да чыгышлар көтелә. Пленар өлештән кала ике түгәрәк өстәл узачак. Конкрет адымнар, конкрет планнар яңгырар, актив җыелыр дип өметләнәбез”, - ди ул. 

Конференциядә баланың баш миенең үсеш этаплары, күптеллелекнең өстенлекләре, милли тәрбия, яшүсмерләр психологиясе, балалар өчен татар проектлары турында да фикер алышулар көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10