news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

KazanSummit-2018гә 3 меңнән артык катнашучы килде, Мөселман киемнәре фестивалендә 12 дизайнер катнашты, "Татар кызчыгы-2018" билгеле булды.

KazanSummit-2018 өч меңнән артык катнашучыны кабул итә/ Форумга Россиянең 20 төбәге һәм 53 иленнән вәкилләр теркәлгән.



Фәрит Мөхәммәтшин: Ислам дөньясын Россия белән якынайтуда Татарстан бөек миссия башкара/ КФУда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе студентлар белән очрашты.



Марат Әхмәтов: Татарстанда мәйданнарның 23 процентында бөртекле культуралар чәчелгән/ Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан кырларында чәчү эшләре торышы турында белдерде.



Казан мөселман киемнәре фестиваленә тиңнәр юк - Наилә Җиһаншина/ Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең Баллар залында мөселман киемнәре фестивалендә 12 дизайнер катнаша.



Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл кую мәсьәләсе буенча фикер алыштылар
/ Быел мәшһүр биюченең тууына 80 ел булу билгеләп үтелә.



ФИФА чемпионаты Җанатарлар фестивалендә Ә.Авзалова истәлегенә концерт була - Э.Камалова/ Без Әлфия Авзалованың репертуарын эстрадага кайтарырга телибез, диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары.



“Татар кызчыгы-2018” бәйгесенең Гран-при иясе билгеле/ Җиңүчедән кала, тагын 7 кыз бала - 1, 2, 3 нче урыннарны яулаучылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр буларак билгеләнде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot