ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар яшьләре спектакль эскизы аша “Мергасов йорты” серләрен ача
27 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектларны төзекләндерү эшләре белән танышты
Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан
Бүген Үзбәкстанда Сабан туйлары уза

Авыл

Марат Әхмәтов: Татарстанда мәйданнарның 23 процентында бөртекле культуралар чәчелгән

11 май 2018, 19:31 , Фото: архив/Николай Александров

Марат Әхмәтов: Татарстанда мәйданнарның 23 процентында бөртекле культуралар чәчелгән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан кырларында чәчү эшләре торышы турында белдерде.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан кырларында чәчү эшләре торышы турында белдерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов бүген республикада чәчү эшләре 400 мең гектар чамасында яки планлаштырылганның 23 процентында үткәрелгән, дип белдерде.

Фаразлаулар буенча май явым-төшемсез булачак. Җилле һава торышы бер тәүлектә гектардан йөзләгән тонна дымны ала. “Безгә мөмкин булган ысуллар белән дымны сакларга кирәк”, - диде министр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10