Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
11 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты, Төмәндә “Татарстан рәссамнары” күргәзмәсе ачылды.
Татар язучыларының 90 проценты татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган / Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә укучыларга эшкә урнашу проблемасы юк, дип саный.
Төмәндә “Татарстан рәссамнары” күргәзмәсе ачылды / Төмән өлкә музеенда Татарстаннан 78 рәссамның төрле жанрдагы 124 эше куелган.
Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты / Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады.
Әдәби марафон нәтиҗәләре буенча, иң күп укылган татар китаплары билгеле (исемлек) / Исемлекне “Белем.ру” сайты җитәкчесе Раил Гатауллин #әдәбимарафон проекты нәтиҗәләре буенча төзегән.
Яшьләргә Тукайны Тукай иткән фандрайзинг турында сөйләделәр / "Акыл фабрикасы"нда сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов лекция укыды.
Беренче Евразия Коръән укучылары бәйгесе Саратовта узачак / Оештыру комитеты рәисе, Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов Беренче Евразия Коръән укучылар бәйгесенең 19-20 майда узачагын әйтте.
Гаяз Исхакый фаразлаган Инкыйразга күпме вакыт калганын Интернетта белергә була / Социаль челтәрләрдә татар программисты, милли проектлар авторы Илдар Әюповның “Инкыйраз-таймеры” эшли башлады.
Омскида Татар мәдәнияте көннәре оештыралар / Чара кысаларында “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре булачак.
Төмән ягында татар фермерлары йорт куяннары, савым кәҗәләре үрчетә / "Җәен бер кәҗә өчәр литр сөт бирә. Бер литрын шәһәрдә 150 сумнан сатабыз", - дип сөйләгән фермер.
Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очраган / Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз