ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасы йөртүчесе һәлак булган
Татарстанда 2018 елга республика халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды
Гаиләдә туган тел сакланса, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала – М.Хухунашвили
Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган
Дәүләтсез халыкның йөрәк ачысы – җырында - "Ватаным Татарстан" газетасы

Мәдәният

Гаяз Исхакый фаразлаган Инкыйразга күпме вакыт калганын Интернетта белергә була

11 февраль 2018, 15:27

Гаяз Исхакый фаразлаган Инкыйразга күпме вакыт калганын Интернетта белергә була Социаль челтәрләрдә татар программисты, милли проектлар авторы Илдар Әюповның “Инкыйраз-таймеры” эшли башлады.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Социаль челтәрләрдә татар программисты, милли проектлар авторы Илдар Әюповның “Инкыйраз-таймеры” эшли башлады. Проектның юрау чыганагы – Гаяз Исхакый. Әлеге вакытта http://teorius.ru/timer/ сылтамасы белән кереп карасак, инкыйразга 85 ел да 10 ай һәм берничә сәгать калганын күрербез.

Мәгълүмат өчен. Татар классик язучысы Гаяз Исхакый 1902 елда татар халкының киләчәге турында кайгыртып «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле әсәрен иҗат итә.

Таймерны төрле кеше төрлечә кабул иткән. “Хатыным Айгөл “Куркыныч”, диде. Кичә “Акыл фабрикасы”нда әллә нинди кеше килеп: «Сез кешеләрне программалыштырасыз», дип битемә кычкырды”, - ди Илдар “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул әлеге проектны шаяртулы кисәтү, хәтта, шаяртып куркыту максатыннан эшләнүен әйтә. Илдар Әюпов үзе инкыйразга ышанмый.

Фотода Илдар Әюпов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10