Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
11 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанның яңа мәдәният министры оешма үсешенең төп өч векторын әйтте, республика кырларының өчтән береннән артыгында уңыш җыеп алынган.
Татарстанлыларның чираттагы төркеме хаҗга китте / Булачак хаҗилар “Казан” халыкара аэропортында төнге сәгать бердә җыелганнар иде.
Россиядә сайлау алды агитация кампаниясе башланды / Россиядә сайлау участокларында 63 миллион чамасы кеше тавыш бирүдә катнашырга мөмкин.

Татарстанның яңа мәдәният министры оешма үсешенең төп өч векторын әйтте / Ирада Әюпова сүзләренчә, ведомствоның эшчәнлек өлкәсе киң булачак, дәүләт музейлары һәм театрлары хезмәттәшлеге белән генә чикләнмәячәк.

Татарстан кырларының өчтән береннән артыгында уңыш җыелган / Рөстәм Миңнеханов бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.

Ирада Әюпова Казан циркы проблемалары белән, мөгаен, яңа команда шөгыльләнер диде / Бүгенге көндә Казан циркы – прокатка биреп тору мәйданчыгы гына, диде мәдәният министры Ирада Әюпова.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда капиталь ремонт барышын тикшерде / Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты тармак хезмәткәрләрен Төзүчеләр көне белән котлады.

Татар блогерлары Татарстан буенча турга чыга / Блогерлар Ринат Галиәхмәтов белән Илназ Габидуллин Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Лаеш, Кукмара, Арча, Мамадыш һәм Чаллыда булачак.

Татарстан Президенты Тимур Нагумановны тагын биш елга бизнес-омбудсмен итеп калдырды / Шул хактагы Карар 10 августта имзаланган.

Ирада Әюпова Татарстан театрларында хезмәт хакы түләү системасын яңадан карарга ниятли / Бу вазгыять турында фикерләшү өчен Әюпова Татарстан Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева белән очрашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз